Украинада махсус хәрби операция вакытында танылган хәрби журналистның гомере өзелгән

Хәрби корреспондент Сергей Постнов Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты ветераннар советы сайтында.

«2022 елның 13еннән 14 июньгә каршы төнендә хәрби бурычын үтәгәндә хәрби журналист полковник,  Росгвардиянең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек департаментының 1нче бүлегенең мәгълүмати җавап бирү төркеме башлыгы Сергей Постновның гомере өзелде», — диелә некрологта.

Журналист Харьков өлкәсендә һәм Луганск Халык Республикасында шәһәрләрне һәм торак пунктларны азат итүне яктырткан.

Ул II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале,  «Суворов» медале белән бүләкләнгән булган.


Фикер өстәү