Коронавирустан вакцинаны 6 яшен тутырган балаларга ясый башларга мөмкиннәр

9-11 яшьтәге беренче 14 бала коронавируска каршы прививка ясалган, аларның берсендә дә тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Гинцбург сүзләренчә, барлык балаларга да олылар өчен билгеләнгән дозаның 1/10 өлеше генә кертелгән. Хәзер коронавируска каршы сынау вакцинациясен шундый ук дозада 6 яшьтән узган балалар арасында да рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Әйтик, бүген, 15 июньдә бәйсез экспертлар төркеменең җыелышы планлаштырыла, алар препаратны кече яшьтәге балаларда сынауга рөхсәт бирергә тиеш, дигән ул.

Тикшеренүдә барлыгы 100 бала катнаша, аларның яртысына вакцинаның – 1/10, ә яртысына 1/5 дозасы кертеләчәк.

Моңа кадәр өлкәннәр өчен билгеләнгән вакцина белән чагыштырганда, балалар өчен чыгарылган препаратның концентрациясе бер очракта — биш, ә икенчесендә ун тапкыр киметелгән, дип хәбәр ителгән иде. Бу балаларда иммуннитет күпкә тизрәк барлыкка килү белән бәйле.

Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 гыйнварда 6-11 яшьлек балалар арасында коронавируска каршы вакцинага клиник тикшеренүләр үткәрүне хуплады.


Фикер өстәү