99 яшьлек Фәрдия Гатина: «Юбилеемда тракторга утырасым килә»

Спас районының Көек авылында яшәүче Фәрдия әбигә авырлыкларны күп күрергә туры килә. Җиде яшеннән, әтисенә ияреп, колхозда эшли башлый. Сугыш башланганда, унсигезе тулган гына була. Кулында трактор йөртү таныклыгы булган кызга ирләр эше кала. 15 ел буе трактор йөртә ул. Әле дә бер хыял белән яши: 100 яше тулган көнне яңадан тракторга утырасы килә.

Без шалтыраткач, телефонны Фәрдия апа үзе алды. 99 яшендә искиткеч зиһене белән генә түгел, бөтен дөнья яңалыклары белән таныш булуы да шаккатырды.

– Кызым, минем язмышымны тыңлар өчен бер көн җитмәс. Язам дисәң, китап кирәк, – диде ул. –   Хәзер бик рәхәт тормышта яшимен. Элеккеге сагыш-хәсрәтләрне уйлап утырырга тырышмыйм. Күңелемне төшергәнем юк. Ике балам кайтып хәлемне белеп тора. Авылда сеңлем яши, аның кызы килеп булыша. Әле үзем дә зарлана алмыйм. Бакчама бәрәңге утырттым. Хәрәкәт тә кирәк бит.

Тракторны чарасызлыктан йөртә башлый ул. Ул чакта авылда ирләр юк, булганнары да йә кулсыз, йә аяксыз. Ә эшләргә кирәк. Фәрдия апа шуңа тәвәккәлли дә инде. Трактор маркасын әле дә хәтерли, «ЧТЗ» иде, дип аның турында да сөйләп бирде. Ул чакта тракторны сүтеп җыярга да туры килә аңа. Ир йөрәкле хатын-кыз була ул. Булачак ире белән дә басуда таныша. Харис абый аннан 4 яшькә кечерәк була.

– Миңа дигән егетләр үлеп бетте бит.  Исән калганнарын матур кызлар эләктерде. Начар яшәмәдек без Харис абыең белән. Бер-беребезне ярты сүздән аңладык. Өч бала үстердек.  Беребез  – көндезге сменада, икенчебез төнлә эшләде. Ике ел бергә яшәгәч, балабыз туды. Шул кечкенә баланы калдырып та эшләп йөрдем инде. Әле икенчесен тапкач, комбайн да йөрттем, – дип искә ала ул.

Харис абый 68 яшендә яман чирдән үлеп китә. Хәсрәт ялгыз гына йөрми. 49 яшен тутырган улы Вилданда да мәкерле авыру табыла. Ничек кенә тырышсалар да, аны коткара алмыйлар. Шул улының малае Ринатны да югалта алар.

– Хәсрәтемне җиңәргә догаларым булышты.  Намаз укып, җаныма тынычлык таптым. Аллаһы Тәгалә үзенә сыенганнарны ташламый ул, балам, – ди Фәрдия апа.

Без сөйләшкән арада, Фәрдия апаны кунакка алырга килделәр. Сеңлесенең кызы Нурзилә апа икән. Фәрдия апа телефонны аңа бирде.

– Без апабызга бик сокланабыз. Күзләр генә тимәсен инде, дибез. Аллага шөкер, бер зарланмый ул. Мәет тә юып йөри әле. Авылда гына түгел, тирә-якта яшәүчеләр дә хөрмәт итә үзен. Ашларга килеп алып китәләр, – ди Нурзилә апа. – Олы яшьтә булса да, биш вакыт намазын калдырмый, ничә еллар инде айлар буе ураза тота. Бөтенебезгә үрнәк ул. Дөрес уйлавы, дөрес яшәве белән шушы яшькә җитте дә инде. Хәлен белеп шалтыратсаң да, зарланмый. Кайчак кан басымы да күтәрелеп китсә дә, безгә сиздерми.

Нурзилә ападан Фәрдия апаның гомер озынлыгының серен сораштык. Баксаң, бар да күңел чисталыгыннан тора икән. Фәрдия апа сайланып ашамый, диеталар да тотмый. Үт куыгын алдырганына да күп еллар инде. Әле менә кичке унда тамагы ачып киткәч, аш пешереп ашаган. Йокысыннан да зарланмый. Ничек тә ял итеп алырга тырыша. Кояш чыкканчы йоклап ятканы юк икән. Иртәсен зарядкадан башлый. Бакчасындагы яшелчәсенә су сибә. Хәтере яхшы, колагы ишетә, күзе күрә, аяклары йөри. Фәрдия апа язмышына бик рәхмәтле.

– Сынады, күтәрә алырлык сынаулар бирде.  Дөньяны шулкадәр яратып яшимен. Балаларым кайтып тора, туганнарым янәшәмдә. Әле менә сеңлемең малае тракторда утыртып йөртәм, дип тора. Янында йөртмәкче. Әле миндә көч һәм куәт бар. Рульгә үзем утырачакмын, – ди Фәрдия апа. – Гомер буе бер теләк белән яшим. Яшьлек елларына кайта алмасам да, берәр тракторга утырып, урам әйләнеп кайтасы иде!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү