Табибларның эше кимерме?

Илдәге табибларның эшен киметмәкчеләр. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек сагында торган белгечләрне тавык чүпләп бетермәслек вак-төяк эшләрдән азат итеп, авыруларга игътибарны арттырмакчы. Табиб өстеннән төшкән бурычларны исә медицина белеме булмаган башка белгечләргә йөкләмәкчеләр.

Бу хакта Адыгея Республикасына эш сәфәре барышында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте. «Медицина тармагы алга китсен өчен, анда эшләүчеләр санын арттырып кына калмыйча, алар өстенә өелгән бурычларны да киметергә – аларны башка кешеләргә тапшырырга кирәк», – дип белдергән иде министр.

Министрлык каршындагы Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты белгечләре бу уңайдан методик тәкъдим дә эшләгән. Аның авторлары фикеренчә, сәламәтлек саклау юнәлешендә хезмәт куйган һәркем – табибмы ул, фельдшер, шәфкать туташымы – үзенең төп вазыйфасын җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарырга тиеш. Ә моның өчен аларны, иң беренче чиратта, кәгазь боткасы кебек өстәмә эшләрдән азат итәргә кирәк.

– Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчене иң беренче чиратта теркәү бүлмәсендә каршы алалар. Аларның белгечкә нинди гозер белән килүен ачыклау, авыру турында тулы мәгълүматны компьютерга теркәү, аны үзенә кирәкле табибка юллау эшен дә нәкъ менә биредә утыручылар башкарырга тиеш. Шәфкать туташлары исә укол ясау, система кую кебек эшләреннән тыш белешмә-юлламалар, табиб кушуы буенча даруга рецептлар да тутырырга бурычлы. Авыруның медицина кенәгәсеннән өземтә язып бирү, анализ һәм тикшеренү нәтиҗәләрен кәгазьгә теркәү дә алар җаваплылыгында, – диелә документта.

Министрлык тарафыннан әзерләнгән яңалык гамәлгә керә калса, табиб башкарган эшләрнең күбесе аның бүлмәсенә кергәнче үк башкарылачак. Әйтик,  теркәү бүлегендә үк кешегә диагностик анкета тутырып, алга таба шәфкать туташы аның кан басымын, температурасын, буен, авырлыгын үлчәп, медицина картасына язарга тиеш булачак.  Шул рәвешле табибка кергәндә инде ярты эш эшләнгән булачак. Больничный кәгазе, шифаханә картасы кебек документларны киләчәктә колл-үзәк белгечләренә тутырта башларга җыеналар.

Казанның 21 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина да кәгазь боткасын табибларның үзәгенә үткән мәшәкатьләрнең берсе дип саный. Бу эшне бик теләп башка белгечкә тапшырырга риза ул.

– Бер авыруга билгеләнгән 15 минут эчендә табиб нәрсәгә генә өлгерсен?! Авыру белән сөйләшәсеңме, авыру тарихын өйрәнеп, диагноз куясыңмы, медицина картасын тутырасыңмы?! Авыруның документларын колл-үзәктә тутырсалар, яхшырак булыр иде. Анда да компьютерда эшли белгән, белемле кешеләр утыра бит. Димәк, аларга документларны курыкмыйча ышанып тапшырырга мөмкин, – ди табиб.

Ул, табибның авыруларга күбрәк игътибар бирүен теләсәк, заманча IT технологияләрне дә эшкә җигәргә кирәк, дип саный.

– Әйтик, табиб авыруны кабул итү барышын, тикшеренү нәтиҗәләрен, диагнозларны аудиохәбәр рәвешендә яздырып, башка кеше шуны тыңлап, белгеч сүзләрен кәгазьгә теркәп бара ала бит. Күп кенә чит илләрдә, мисал өчен, Германиядә бүген киң кулланыла ул. Табиб авыру тарихын яздырып тора, ярдәмчесе шуны кәгазьгә теркәп бара. Тавышны автомат рәвештә кәгазьгә төшерә торган программа уйлап тапсалар да яхшы булыр иде, – ди табиб.

«Актион Медицина» сервисы оешмалары күптән түгел сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр арасында бу яңалык уңаеннан сораштыру уздырырга да өлгергән. Анда 523 шәфкать туташы белән 356 табиб катнашкан. Нәтиҗәләре шактый кызыклы. Баксаң, шәфкать туташларының күбесе (63,7 процент) табиб башкарырга тиешле эшләрне алар җилкәсенә өяргә тырышуларына каршы икән. 18,9 проценты исә бу үзгәрешләрне хуплый, 7,3 проценты авырулар шәфкать туташына табибка ышанган кебек ышанмас дип шикләнә. Табиблар арасында, киресенчә, бу яңалыкны хуплаучылар күбрәк (62,3 процент). Аларның яртысы диярлек (46,2 процент) «күптән вакыт» дип белдерсә, 16,1 проценты: «Бездә бу яңалык күптән гамәлдә инде», – дип белдергән.

Күптән гамәлдә, дигәннән, бер белгечнең эшен башкаларга бүлеп тапшыру тәҗрибәсе шәхси медицина оешмаларында инде күптән кулланыла. 11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе табиб-терапевты, дәүләт дәвалау оешмалары да бу үзгәрешкә күптән мохтаҗ, дип саный.

– Күп кенә шәхси медицина оешмаларында табибка керер алдыннан авыруның буен, гәүдә авырлыгын алдан үлчәү, больничный ачу кебек эшләр кабул итү бүлмәсендә башкарыла. Бу шулай булырга тиеш тә. Юкса, мондый вак-төяк эшләр кулны бик нык тота. Авыруны яхшылап тикшерергә дә вакыт калмый. Бер табиб берьюлы ике белгеч өчен эшләргә мәҗбүр булган хәзерге шартларда бу хәлне тагын да катлауландыра, – ди табиб.

Динә Гыйлаҗиева

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү