Коронавирус белән авырганнарга вакцинаның берсен генә ясау да җитәргә мөмкин

 Ковид-19  инфекциясен кичерүчеләргә прививканы бер генә тапкыр ясау да җитәргә мөмкин. Әлегә чирдән соң  өч ай дәвамында прививка киңәш ителми. Израиль хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Шамир Асаф А Рофе, табиб-инфекционист Галина Гольцман  “РИА Новости” хәзбәрчесенә шулай дип белдергән.

Америка белгечләре коронавирус кичерүчеләргә Pfizer яки Moderna  компанияләре уйлап тапкан прививкаларны  берме, әллә инде ике тапкырмы кадатырга,   дигән сорауга җавап бирергә тырышкан.  Тикшеренүчеләр билгеләгәнчә,  беренче прививкадан соң ук  COVID-19 кичерүчеләрнең антитәнчекләре күләме икенче тапкыр укол кадатучыларныкына (авырмаган кешеләр турында сүз бара) тигез яки аларныкыннан артыграк булып чыккан.

Бу мәгълүматлар нигезендә,  чир кичерүчеләрне вакцинацияләү сәясәте үзгәртелергә  мөмкин.  Бер генә доза вакцина ясау  аларны авыртудан, артык мәшәкатьтән коткару, шулай ук вакцинаны экономияләү мөмкинлеге бирер иде, ди Израиль белгечләре. Аларның әйтүенчә, иммун системасы болайрак эшли: организм инфекцияне “онытмый” – кешегә ул кабат яный башласа, “хәтер” уянып, антитәнчекләр көчлерәк эшләп чыгарыла башлый.

Шул ук вакытта Галина Гольцман билгеләп үткәнчә, соңгы тикшеренү мәгълүматларына караганда, коронавирус кичерүчеләрнең 80 процентында антитәнчекләр чирләгәннән соң ярты ел узгач юкка чыккан. “Икенче яктан, антитәнчекләре беткәннән соң кешегә чир янау-янамавын әлегә белмибез. Без антитәнчекләрне күрмәскә  мөмкинбез. Ә организм инфекцияне “исендә тотып”, аның белән кабат очрашкан очракта антитәнчекләрне күпләп бүлеп чыгара башларга һәм инфекцияне үтерергә мөмкин”, – дип өстәгән ул.

 


Фикер өстәү