Профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация яман шештән саклый

Татарстанда яман шеш авыруларының 61,1 проценты чир башланып килгәндә үк ачыклана. Әле моннан ун ел элегрәк кенә бу күрсәткеч 54,1 процент булган.

Бу хакта Республика онкология диспансерының бүлек мөдире, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов белдергән. Узган елда Әлмәттә, Чаллы һәм Казан хастаханәләрендә онкологиядән интегүче 57,3 мең  кеше дәваланган. Әмма баш онколог әйтүенчә, медицинаның нык алга китүенә карамастан, халык әле һаман профилактик тикшеренүләргә һәм диспансеризациягә теләмичә генә йөри. «Авыру кешене хастаханәгә барырга үгетлисе юк, ә менә әлегә бер җире дә авыртмаган, тик шартлы рәвештә генә сәламәт дип әйтергә мөмкин булган кешене үгетләргә кирәк. Бүген ракны башлангыч стадиясендә үк ачыклау өчен диспансеризация программасына кертелгән заманча технологияләр кулланыла. Шулай итеп, күкрәк бизендә, юан эчәктә, тән тиресендә, мәни бизендә, аналыкта яман шешне инде башлангыч стадиясендә үк ачыкларга мөмкин», – ди ул.


Фикер өстәү