Хөкүмәт ягулыкны чит илләргә сатуга вакытлыча чикләү керткән

Россиядә автомобиль бензинын һәм дизель ягулыгын чит илләргә чыгаруга вакытлыча чикләү кертелгән. Хөкүмәтнең телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.

“Бу карар эчке базарда ягулык бәяләрен тотрыклыландыру максатыннан кабул ителде”, – дип басым ясап әйтелгән хәбәрдә.

Хөкүмәттә күздә тотылганча, чикләүләр, ягулык базарын тулыландырып, кулланучылар өчен бәяләрне киметүгә ярдәм итәчәк.

Моңа кадәр Министрлар Кабинеты биржага бензин һәм дизель ягулыгын җибәрү нормативларын арттырган. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык сатып алуга көндәлек мониторинг оештырылган.

Кичә – 20 сентябрьдә Россия вице-премьеры Александр Новак (ягулык-энергетика комплексы өчен җавап бирә) Энергетика министрлыгының бензин һәм дизель ягулыгына күпләп сату бәяләре үсүне туктату өчен нәтиҗәле чаралар әзерләвен белдергән. Энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин да ягулыкның законсыз юллар белән чит илләргә җибәрелүен туктату буенча радикаль адымнар ясалачагын әйткән.


Фикер өстәү