Бу ялларда Татарстанда 27 җылы булачак

Бу ялларда Татарстанда аномаль җылы һәм коры һава торышы көтелә. Республикада хөкем сөргән циклон нәтиҗәсендә әбиләр чуагы дәвам итә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе – 23, 24 сентябрьдә һава температурасы нормадан 7-9 градуска югарырак булачак. Явым-төшем  көтелми.
Ял көннәрендә көндезге һава температурасы, рекордлы күрсәткечләргә якынлашып, +21…+27 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләргә килгәндә, шимбә – 23 сентябрьдә +7…+14, якшәмбе – 24 сентябрьдә +5…+10 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, дүшәмбе – 25 сентябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +21…+26 градус чикләрендә тирбәләчәк. Сишәмбе – 26 сентябрьдә урыны белән аз гына яңгырлар көтелә. Һава температурасы берникадәр төшеп, көндез +19…+24 градус тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү