Россиядә кабат бензин экспортын тыялар

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин бензин экспортын тыюны хуплады. Чикләү чаралары 2024 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр гамәлдә була. Шулай ук хакимиятләр биржада дизель сату нормативын 16 процентка кадәр арттыру карары кабул итте. Әлеге тыю ЕАЭС илләренә, Монголия, Үзбәкстан, Абхазия һәм Көньяк Осетиягә экспортның килешенгән күләмнәренә кагылмаячак. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Бу инициативаны вице-премьер Александр Новак тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, язгы кыр эшләре башлану, нефть эшкәртүче заводларны төзекләндерү һәм гражданнарның яллары башлану сәбәпле, озакламый эчке базарда ягулыкка югары ихтыяҗ сезоны башланачак. Нефть продуктларына ажиотажлы ихтыяҗны киметү өчен мондый продукциягә ил эчендә бәяләрне тотрыклы итәргә кирәк, диде ул. Моңа экспортны вакытлыча тыеп тору ярдәм итәчәк.

2024 елның 1 гыйнварыннан биржада бензин бәясе ягулык маркасына бәйле рәвештә, 8 проценттан 23 процентка кадәр артты. Күпләп сатып алу бәясе 1,6-6 процентка гына артты, ә дизель бәясе, киресенчә, төште.

Хакимият мондый чараны 2023 елда керткән иде инде. Сәбәбе – күпләп сату бәясенең кисәк артуы. Бу тыюны ноябрьдә туктаттылар. Икътисад министрлыгы белдергәнчә, ике ай эчендә эчке базарда ягулык профициты ясый алганнар, ә бензинның биржадагы күпләп сату бәясе сизелерлек төшкән.

 


Фикер өстәү