Миңнеханов мигрантлар турында: Лояльлек җәзасызлык белән чиктәш булырга тиеш түгел

Бүген Казанның Совет районы судында узган ел йомгаклары буенча суд коллегиясе узды. Утырышта Рөстәм Миңнеханов мигрантлар белән бәйле конфликтларны җентекләп күзәтергә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Контроль булмаса, бу криминаль формаларга әйләнергә мөмкин. Мондый хокук бозуларны булдырмас өчен дәүләт органнарына көчләрне берләштерергә кирәк. Лояльлек җәзасызлык белән чиктәш булырга тиеш түгел. Җинаятьчелек үсешенә һәм дәүләт иминлегенә куркыныч янавына җирлек бирергә ярамый. Бу мәсьәләдә судның профилактика функциясе бик әһәмиятле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан җитәкчесе быел республикада бик күп мөһим иҗтимагый-сәяси һәм халыкара вакыйгалар узачагын да әйтте. Аларны уздырганда тәртип һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итәргә кирәк, диде.

«Инде мартта Россия президентын сайлау, ә сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Безнең гражданнарның сайлау институтына ышанычын бернәрсә дә шик астына куярга тиеш түгел. Хәзер Татарстан Киләчәк уеннары кунакларын кабул итә, ә июньдә BRICS илләренең спорт уеннары узачак. Октябрьдә BRICS дәүләтләре башлыклары белән очрашу була. Безнең уртак бурыч – бу чараларны уздырганда хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү», – диде ул.

 


Фикер өстәү