Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан белән Абхазиянең хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар»

Татарстан белән Абхазия Республикасы арасында товар әйләнешен үстерү, хезмәттәшлекне активлаштыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы вице-премьеры,  икътисад министры Кристина Озган белән очрашуда хәбәр итте.

Абхазия Республикасының икътисад министры Кристина Озган җитәкчелегендәге делегациясе Казанга кичә, 30 гыйнварда, килде. Делегация вәкилләре ТР Икътисад министрлыгында очрашулар уздырдылар, шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда аларга Татарстанның инвестицион проектлары тәкъдимр ителде.

Без бик тәэсирләндек, диде Кристина Озган, һәм Татарстанның төрле юнәлешләр буенча тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан белән элемтәләрне үстерү белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Абхазия Республикасын суверен бәйсез дәүләт дип таныды, хәзер союздашлык һәм стратегик партнерлык турында килешү гамәлдә, хокукый базаны ныгыту, икътисад, гуманитар өлкә өлкәсендә килешүләр төзү буенча эш алып барыла, моннан тыш, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Абхазия хөкүмәтара комиссиясе эшли, Россия ягыннан аның рәистәше — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

«Татарстанның Абхазия белән мөнәсәбәтләре күптәнге һәм аның тарихы бар, — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. — 1994 елның августында безнең республикалар арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Абхазия делегацияләре республикабызда төрле чараларда даими катнаша. Татарстан белән Абхазия арасында товар әйләнеше зур түгел, әмма яхшы динамика бар».

Татарстан Абхазиягә «КАМАЗ» йөк машиналарын, шиннар, машина төзелеше продукциясе, химия һәм нефть химиясе продукциясе, медицина, фармацевтика товарларын китерергә, шулай ук территориаль үсеш, заманча шәһәр инфраструктурасын булдыру, инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер.

 


Фикер өстәү