Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат итү турындагы карарны имзалады. Әлеге документ president.tatarstan.ru порталында чыкты.
«Садыйков Марат Наил улын, вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат итәргә», – диелгән документта.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 29 гыйнвар көнне 54нче яшендә вафат булды. Февраль аенда аның әлеге вазифаны башкаруына 5 ел була иде.