Рөстәм Миңнеханов Ринат Садыйковны яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турында указны имзалады

Ринат Садыйков Татарстан Яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

«Садыйков Ринат Наил улын яшьләр эшләре министры итеп билгеләргә», — диелә хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итте.

Элек яшьләр эшләре министры вазифасын башкарган Тимур Сөләйманов Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде.

 


Фикер өстәү