Туроператорлар Кытайга юлламалар сата башлаган

Туроператорлар Кытайга тәүге юлламалар сата башлады, дип хәбәр итә Россия Туроператорлар ассоциациясе (АТОР).

Туристлык компанияләренең тәүге турпакетлары да пәйда булган инде. Әмма әле визага бәйле мәсьәләне хәл итәсе бар.

Кайбер операторлар Кытай буенча яңа юнәлешләр дә тәкъдим итә. Әйтик, Пекинда, Шэньчжень, Шанхайда кунакханәләрне броньларга мөмкин. Кытай Яңа елыннан соң Хайнаньга да юл ачылачак.

Ләкин бер нечкәлеге бар: әлегә Кытай визасына ия булучылар гына тур сатып алырга мөмкин.

Кытай 8 гыйнварда үзенең чикләрен ачкан. Илгә керү өчен күп дигәндә 48 сәгать алдан ясатылган тискәре ПЦР-тестка ия булу кирәк.


Фикер өстәү