7нче сыйны фукучысы әти-әнисе компьютерга акча бирмәгән өчен үзенә кул салган

Якутскида компьютер уеннары белән җенләнгән 7нче сыйныф укучысы, әти-әнисе яңа компьютер сатып алмагач, үзенә кул салган. SHOT язганча, бу бала “Майнкраф” уенына башаяк чумган булган. 12 яшьлек малайның үле гәүдәсе үзләренең фатирында табылган.

Ул әйбәт гаиләдә туып-үскән. Әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Гаиләдә тагын җиде айлык сабый бар.
Компьютер уеннарына мөкиббән малай әти-әнисеннән яңа компьютер алырга дип 50 мең сум акча сораган. Әмма гаилә өчен бу зур сумма булганлыктан, баланың теләгенә каршы төшәргә туры килгән.
Һәлак булган малай социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзен “майнкрафтер-малай” дип атаган. Полиция тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү