Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшьләр эшләре буенча министр итеп Тимур Сөләймановны билгеләде

Татарстан яшьләр эшләре буенча яңа министр итеп элек ведомство башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган Тимур Сөләйманов билгеләнде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә ведомство җитәкчесе сыйфатында ул тәкъдим ителде.

Искәртеп узабыз, элек республика яшьләре министрлыгын Дамир Фәттахов җитәкләгән иде, ул Росмолодежь җитәкчесе урынбасары вазыйфасына күчте.

Тимур Сөләйманов Казанда туган, 2007 елда ул Гранададагы, аннары 2009 елда КФУның икътисад факультетларын тәмамлый, шуннан соң аспирантурада да укый.

2008 елдан алып 2009 елга кадәр Сөләйманов «Сәләт» яшьләр үзәге»ндә яшьләр белән эшләү буенча белгеч булып эшләгән, 2010 елдан 2014 елга кадәр «Студентлар лигасын» җитәкләгән, ә 2014 елдан 2018 елга кадәр «Сәләт» ТРМОФ башкарма директоры булган.

2018 елдан Сөләйманов Татарстан яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары урынын били.

 


Фикер өстәү