Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат.
29 гыйнварга каршы төндә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Мәрхүмне соңгы юлга озату урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.
Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган.
2008-2018 еллар аралыгында ул 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазыйфасын башкарган.
2009-2014 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, 2014-2018 елларда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
2018 елның 14 февраленнән башлап, Марат Садыйков Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын биләде.
Урыны ожмахта булсын🤲🏻амин