Танылган көрәшче “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Танылган көрәшче, Кукмара районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Указында әйтелгәнчә, ул әлеге бүләккә “республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” лаек булган.

Рафак Хәлиуллин 4 мәртәбә – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган турнирны, 3 тапкыр Татарстан Чемпионатын откан шәхес. Җиңел авырлык үлчәвендә Теләче районы командасы данын яклап, бил алышты. Узган елның декабрендә ул 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.


Фикер өстәү