Татарстанда мобилизацияләнгән ирнең хатынын бәби табу йортыннан каршы алганнар

Түбән Каманың бала тудыру йортыннан чыгучы мобилизацияләнүченең хатынын нарасые белән каршы алганнар. Ландыш һәм Игорь Даричевларның гаиләсендә уллары Артур туган. Бу хакта Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

Хәзер гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

— Бу көнне без ана белән сабыйны хәлебездән килгәнчә кайгыртырга, сөендерергә тырыштык. Даричевлар гаиләсен шушы шатлыклы вакыйга, тормышларының яңа этабы башлану уңаеннан котлыйм! Артур көчле, бәхетле бала булып үссен! – дип котлаган яшь гаиләне депутат.

Ул мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсенә һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген белдергән. Даричевлар гаиләсенә коляска-трансформер бүләк итәчәкләр икән.


Фикер өстәү