Татарстанның бер шәһәрендә мобилизацияләнүчеләрнең йөкле хатыннарына 100әр мең сум акча бирәчәкләр

Чаллы хакимияте мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә тагын бер ярдәм мөмкинлеген тапкан. Хәрбиләрнең бәби көтүче хатыннары 100әр мең сум күләмендә акча алачак. Чаллыда мондый ханымнар саны – 28. Икесе бәби табарга өлгергән дә инде. Бу хакта шәһәр мэры аппарат киңәшмәсендә сөйләп үтте, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.

“Акчаны, бала тудыру йортыннан чыкканда ук, яшь ана кулына тоттырабыз. Артыннан йөрүләр, бюрократик киртәләр булмасын өчен. Йөкле хатын-кызларның тулы исемлеген булдырдык. Мобилизацияләнгән ир-егетләребезне “Энергетик” Мәдәният йорты яныннан озатканда, аларга мин мэр буларак та, запастагы офицер буларак та, гади кеше буларак та, гаиләләренә ярдәм итәчәгебезгә вәгъдә бирдем. Үз сүзләрем өчен җавап бирәм. Вәгъдәне саллы гына акча белән үтибез. Ире, төп туендыручысы алгы сызыкта булган яшь ананың хәлен аңлыйбыз”, – дигән Наил Мәһдиев.

Мэр шулай ук ананы нарасые белән бала тудыру йортыннан алып чыгуга, бала тууны теркәүгә ярдәм итүче оешмалар хезмәткәрләрен бу эшне тиешенчә оештырырга чакырган.

“Гадәттә аналарны бала тудыру йортыннан ирләре каршы ала. Ә ирләре мобилизацияләнгән ханымнарны каршы алучы кеше юк. Шуңа күрә без бу мәсьәләне контрольдә тотып, төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиешбез. Алга таба да финанс ярдәме мөмкинлекләрен табачакбыз. Яңа ел алдыннан гаиләләргә дә, балаларга да булышу өчен, һичшиксез, өстәмә матди ресурслар табачакбыз”, – дип йомгаклаган сүзен Наил Мәһдиев.


Фикер өстәү