Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына бәйле яңалык бар

Дәүләт Думасының “Справедливая Россия — За правду” фракциясе депутатлары тиешле закон проекты әзерләгәннәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына (балигъ булмаган балалары булган гаиләләр турында сүз бара) 7 көнлек түләүле өстәмә ял бирүне тәкъдим иткәннәр. “Справедливая Россия — За правду” депутатлары фракция лидеры Сергей Миронов белән бергә Хөкүмәткә бу җәһәттән тиешле закон проекты җибәргән. Төзәтмәләрне Россия Хезмәт кодексына кертергә җыеналар.

Миронов аңлатып үткәнчә, өстәмә ял хәрбиләрнең хатыннарына балалары янында күбрәк булу, шулай ук көнкүреш проблемаларын хәл кылу өчен буш вакыт бирү мөмкинлеген күздә тота.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казанда ялга кайткан мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары да чираттагы ялга чыгу мөмкинлегенә ия булган. Бу хакта башкалабыз мэры Илсур Метшин белдерде.


Фикер өстәү