Татарстаннан тагын бер депутат үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенуын белдергән

Казан шәһәр Думасы депутаты Рушан Минһаҗев махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенуын белдергән. Моның өчен ул, ихтыярилар батальонын булдырып, Россия Кораллы көчләре Генераль штабына мөрәҗәгать тапшырган да инде. Минһаҗев бу хакта үзенең телеграм-каналында язган.

“Миңа да үз позициямә ачыклык кертергә вакыт җитте. 2022 елның 1 октябрендә ихтыярилар батальонын оештырырга рөхсәт бирү үтенече белән Россия Кораллы Көчләре Генераль штабына рәсми мөрәҗәгать язып тапшырдым. 200 хәрбигә исәпләнгән штат тәкъдим ителде: барлык офицерлар һәм егетләр – әзерлекле, төрле сугышлар, шул исәптән, махсус хәрби операция аша үткәннәр”, – дип белдергән депутат.

Ул шулай ук коллегасы, Дәүләт Советының ЛДПРдан сайланган депутаты Эдуард Шәрәфиевнең махсус хәрби операция зонасында үз теләге белән хезмәт итү өчен контрактка кул куюын “чын ир-ат гамәле”, – дип бәяләгән. Сүз уңаеннан, аның махсус хәрби операциягә китүе турында кичә мәгълүм булганлыгын искәртик.
“Чын ир-егет гамәле, күпләр өчен үрнәк! Шундый кешеләр янәшәсендә яшәвемә шатмын. Бу хакта күптәннән уйлап йөрдем, әмма кайбер сәбәпләр аркасында хәзер генә ахыргы карарга килүгә ирештем”, – дип язган Рушан Минһаҗев.


Фикер өстәү