Татарстанда коронавирустан тагын өч кешенең гомере өзелгән

Татарстанда тагын өч кеше  коронавирустан үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы теркәлде», –  диелә ведомство хәбәрендә.

Коронавирустан 1939 һәм 1976 елларда туган ир-атлар, 1938 елда туган хатын-кыз вафат булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән

Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 2 сентябренә 688гә җиткән.


Фикер өстәү