Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты.

«Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү Федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Шумаков катнашты», –  дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстанга сәфәр вакытында федераль ведомство вәкилләре Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органының һәм Лубян урман-техник көллиятенең 100 еллыкларын бәйрәм итү чараларында катнашачаклар.


Фикер өстәү