Мәктәп ашханәләрендә туклануга бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр

Татарстанда мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлый. Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Шалтыратулар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе +7(800)555-49-43 телефон буенча кабул ителәчәк.

Кулланучылар шулай ук сорауларын +7(843)221-90-16 номерына да юллый алачак. Шалтыратулар көн саен 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә эш көннәрендә кабул ителә.

Идарә белгечләренә  +7(843)273-15-83  телефон буенча сораулар бирергә мөмкин. Гражданнар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр –  10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кайнар элемтә 6сыннан 17нче сентябрьгә кадәр эшләячәк.


Фикер өстәү