Татарстанда балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2020 елның 19 августыннан 2 сентябренә кадәр «Роспотребнадзор» ның республика идарәсендә балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация үткәрәчәкләр, шулай ук әлеге товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре турында сөйләячәкләр. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тәүлек буе халыктан шалтыратулар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә кабул ителәчәк. Моның өчен +7(800)555-49-43 номерына шалтыратырга кирәк. Шулай ук, эш көннәрендә 9: 00 дән 17: 00 гә кадәр көн саен консультацияләр алу өчен +7(843)221-90-16 һәм +7(843)273-15-83 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.


Фикер өстәү