Мәктәпләрдә балаларга йогышлы авырулар һәм грипп вакытында үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтергә тәкъдим иткәннәр

Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Волынец мәктәпләргә медицина буенча дәресләр курсын кертергә тәкъдим иткән.

Мондый дәресләрдә укучыларга инфекцияләрдән саклану һәм индивидуаль саклану чараларын куллану нигезләрен өйрәтү, йогышлы авырулар, аларның сәламәтлеккә ничегрәк янавы, эпидемияләр, шул исәптән грипп вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре турында башлангыч белемнәр бирү тәкъдим ителә. Волынец фикеренчә, мондый курсның зарурилыгы коронавирус китереп чыгарган хәлләргә генә түгел, бәлки әле балаларның йогышлы чирләр турында бик аз белүенә дә бәйле.
Медицина буенча курсның икенче өлешендә укучыларга йогышлы авыруларны профилактикалау, шул исәптән иммунитетны ныгыту ысуллары, дөрес туклану һәм сәламәт тормыш алып бару турында сөйләргә кирәк, дигән фикердә Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе. Аның әйтүенчә, курс аерым фән рәвешендә булмыйча, “Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре” (ОБЖ) фәне программасына гына да кертелергә мөмкин.


Фикер өстәү