Хәләл булсын аш. Яңа уку елында  ашханәләрдә үзгәрешләр көтеләме?

Бары тик хәләл! Яз көне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының башкалабызның Азык-төлек, туклану һәм социаль туклану департаментында узган күчмә утырышында Казандагы халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин барлык мәктәпләргә дә хәләл туклануны кертергә тәкъдим иткән иде.  Яңа уку елында  ашханәләрдә үзгәрешләр көтеләме?

Кемдә –хәләл, кемдә юк

«Улыбыз Казандагы 18 нче гимназиядә укыганда, җаныбыз тыныч иде. «Алгоритм» мәктәбенә күчкәч, улым бары токмач, ботка, салат кына ашый. «Әни, шундый тәмле кәтлит биргәннәр иде, ашый алмадым», – дип кызыгып кайта. Өйгә кайткач, әзерләп бирәм инде. Мәктәптә пылау, итле бәрәңге дә ашаганы юк. Ач килеш түгәрәккә, озайтылган көн төркеменә калдырып булмый бит. Директор хәләл туклануны оештырмый. Кызыбыз Мәдинәгә тиздән 2 яшь тула. Казандагы 379 нчы бакчада урын бар, әмма туклану хәләл булмагач, биреп булмый инде. Казандагы туклану департаментына шалтыраткач: «Бернинди авырлыгы да юк, мөдирдән тора», – диделәр. Танышларым арасында, уку йортында хәләл ризык булмагач, балаларын өйдә укытучылар бар. Республика мәктәп һәм бакчаларында туклануны хәләл итеп булмыймыни?» – дип мөрәҗәгать итте безгә өч бала әнисе Гүзәлия Миннәхмәтова.

Гүзәлия күтәргән проблема барлык мөселман гаиләләрен дә борчый. Уку йортларында, дуңгыз ите ашатмыйбыз бит, дию генә әти-әниләрне тынычландырмый. Йә алар балаларын хосусый бакча һәм мәктәпләргә бирергә, йә инде ачлы-тулы йөртергә мәҗбүр.

Башкаладагы 379 нчы бакчага шалтыраттык. «Бездә хәләл туклану юк. Бу мәсьәләне мөдир түгел, оештыручы хәл итә. Сезнең сорауга җавап бирә алмыйбыз», – дип сүзне кыска тоттылар. Моның өчен безгә район мәгариф бүлегеннән ризалык алырга кирәклеген искәрттеләр.

Казандагы 15 нче татар гимназиясендә барлык әти-әниләр дә бер фикердә булгач, тәлинкәдә – хәләл ризык. Директор Фәнит Харисов әйтүенчә, бу эш департамент аша оештырылган. Хәләл туклану сорыйбыз дип, ел саен август аенда гариза язалар икән. Үтенечләрен берәү дә кире какмый. «Бездә алты төрле милләт баласы укый. Әти-әниләр соравы буенча хәләл туклануга күчтек. Бер генә ел түгел инде. Берсе дә каршы килми. Үзләре барып, ризыкның хәләл икәнлегенә инанып кайтты», – диде Фәнит Харисов.

Әлмәт районының мәгариф идарәсендә туклану өчен җаваплы белгеч Сиринә Җиһаншинаның да фикерен сораштык.

– Татар бакча һәм мәктәпләренә, әти-әниләрнең гаризалары буенча, Әлмәттәге «Фудсоцсервис» оешмасы хәләл ризык китерә. Узган ел 12 мәктәп һәм 10 бакчада туклану шулай оештырылды. Барлыгы 4 меңләп бала дигән сүз бу. Яңа уку елында әлеге сан үзгәрергә мөмкин. Әти-әниләр риза булганда, бернинди каршылык та юк. Мәгариф системасы каршы килми, таләпләрне үтибез. Хәләл ризык – заман таләбе, – диде Сиринә Җиһаншина.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәләл туклану мәсьәләсен җыелышларда әти-әниләр бергәләшеп хәл итә.

– Барысы да риза булганда, хәләл туклануны оештырырга була. Министрлык каршы килми. Безнең өчен мәктәп ризыгында аксым, май, углеводлар булу мөһим, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Казандагы Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына да: «Барлык мәктәпләрдә хәләл туклануны оештырып булмыймы?» – дип, хат юллаган идек. «Бар да мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре гаризасы белән оештырыла», – дигән җавап алдык.

Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетында әйтүләренчә, хәләл ризыкның сыйфатын тикшереп торалар һәм ул тиешле таләпләргә туры килә.

– Без департамент белән килешү төзедек. Таләпләргә туры килгәнлеккә  белешмә бирәбез. Департамент җитештергән хәләл ризыкның сыйфатын контрольдә тотабыз. Белгечләр атна саен тикшереп тора, – диделәр комитетта.

Чулпан Хәмидова, республика татар әтиәниләр төркеме әгъзасы:

– 2012 елга кадәрме, төгәл хәтерләмим, барлык мәгариф оешмаларында туклану хәләл иде дип беләм. Аннан әти-әниләр каршы чыкты. Мин аларның каршы чыгуын һаман да аңламыйм. Дин ягыннан караганда да, тәм, сыйфат буенча да бернинди проблема да юк бит.

Бакчада хәләл туклануны оештыру өчен ике көн имза җыйдым. Гадәттә, каршы килүче берничә әти-әни була. Андыйлар катырак кычкыра бит. Бернинди хәләл ризык юк, прокуратурага да язабыз, диделәр. Ахыр чиктә, барысы да шул бер-ике әни һәм оешма җитәкчесе фикеренә кайтып кала. Минемчә, күп нәрсә мөдирдән тора.

Бушлай ашау кыйммәтләнә

Киләсе елның гыйнварыннан  башлангыч мәктәпләрдә  укучыларның табыны кыйммәтләнәчәк. Татарстан Финанс министрлыгы  әзерләгән яңа  проекттан күренгәнчә, 1–4 сыйныфларда белем алучыларны бер мәртәбә ашату бәясе  66,76 сумга җитәчәк.

Билгеле булганча, башлангыч сыйныфлар көнгә бер мәртәбә бушлай туклана. 2023 елда  алар өчен бушлай  кайнар ашның уртача  бәясе 58,94 сумга төште. Киләсе елда исә – 66,76 сум, 2025 елда – 69,43, 2026 елда 72,21 сум булыр дип көтелә.

– Олы улым Радмир быел – 4, кечесе Илзат 2 нче сыйныфка бара. Бер мәртәбә бушлай ашыйлар. Әмма калганын үзебез түлибез. Акча беткән саен карталарына салып торабыз. Айга 1500 сум чыга. Дөрес, олысы икенче сменада укыгач, бер генә мәртәбә ашады, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Альбина Киселева. – Ризыкны яратып ашыйлар. Кайчак: «Әни, пылауны мәктәптә сиңа караганда тәмлерәк пешерәләр», – диләр иде. Үзләренә ошагач, риза мин. Мәктәпкә килеп, ризыкның сыйфатын тикшереп йөргәнем юк. Бушлай, әмма кыйммәткәрәк туклана башлагач, тагын да әйбәтрәк бит.

Казан Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина белдергәнчә,  1–4 сыйныф укучылары  көнгә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Алар ике төрле комплекстан үзләре теләгәнен сайлап ала. Беренчесенә  иттән әзерләнгән төп ризык яки балык, салкын кабымлык, эчемлек керә. Икенчесендә ботка яки коймак, эчемлек яки сөт продуктлары бирелә. Моннан тыш, үзләре түләп өстәмә ашарга мөмкин.

*Иртәнге аш яки полдник бәясе – 35 сум (сөт ризыклары, пешкән әйбер һәм эчемлек; кондитер эшләнмәсе, пешкән  әйбер һәм сөт ризыгы).

* 55 сумлык  комплекс та бар. Монда  өч төрле вариант тәкъдим ителә. Аш ашыйсыңмы, гарнирмы, башкасынмы – үзең теләгәнен ашарга мөмкин.

*79 сумлык менюда салкын кабымлык, җиләк-җимеш, балык, аш һәм башкасы каралган.

* 16 сумлык  аш та  бирелә.

Туклану мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туганда, 88002343388 номерына шалтыратырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү