Бүген иртән Чаллының “Ситимолл” сәүдә үзәгендә янына поши килгән. Кая барырга белмәгән хайван юл аркылы да чыгып карый, сәүдә үзәгенә дә кремәкче була. Ул кешеләрне күреп төрле якка чаба башлаган.
– Шәһәргә хайваннар еш килә. Безнең кабан дуңгызлары да, төлке дә күргән бар. Поши “Боровец” урманыннан килә ул. Аптырйсы юк инде. Хәзер бит хайваннар кешедән куркып тормый, – ди Чаллыда яшәүче Ләйсән Шәмсетдинова.