Татарстанда балалар ялы мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

Татарстанлылар балалар ялы һәм аның куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр ала ала. Кайнар линия 2023 елның 2 июненә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе.

Сораулар Роспотребнадзорның бердәм үзәгендә кулланучылар өчен консультация үзәгенең 8-800-555-49-43 номеры буенча, 8(843) 221-90-16 кайнар линиясе буенча (эш көннәрендә 9дан 17.00 сәгатькә кадәр, 12дән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес ), шулай ук Татарстан идарәсенә 273-15-83 номеры буенча (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10нан 17.00, җомга көнне 10нан 15.45 сәгатькә кадәр, 12дән 12.45 сәгатькә кадәр) шалтратырга мөмкин.

 


Фикер өстәү