Татар эстрадасы җырчысының улы махсус хәрби операциядән кайткан: «Алар анда дусларын югалталар, үлем белән күзгә-күз очрашалар..»

Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан. Җырчы фото-видеоларын соөиаль челтәрләрдә урнаштырган. Бу хакта «Интертат» яза.

Айрат махсус операциягә беренчеләр рәтендә мобилизацияләнгән иде. Алсу Сөнгатуллина әле март аенда гына Айрат турында: «Улыбыз хәзер бик куркыныч урында… Элемтәгә сирәк чыга. Чыкканда да бик сагынып сөйләшә.

Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде. Иң мөһиме – аларның алдагы матур тормышка ышанычлары югалмасын иде. Безнең, мондагыларның да, төп максаты, миссиясе – якыннарыбызга ярдәм итү булырга тиеш. Егетләребез безнең янәшәдә икәнне тойсыннар. Алар үзләре генә беләләр нәрсәләр аша узганнарын. Дусларын югалталар, яраланучылар да бик күп, үлем белән күзгә-күз очрашалар», – дип сөйләгән иде.


Фикер өстәү