Зөфәр Сафин вафат булган

Бүген 21 май көнне җырчы Зөфәр Сафин 55 яшендә вафат булды. Бу хакта Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 22 майда Мәрҗани мәчетендә 12:10 сәгатьтә, өйлә намазыннан соң булачак. Мәрхүм туган авылында — Чистай районы Акбулат авылында җирләнәчәк.

Зөфәр Сафинның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү