Коронавирус турында 5 сорауга җавап

Республикадагы коронавируслы вазгыять турында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь АВДОНИНА һәм Татар­стан­ның сәламәтлек саклау минис­тры урынбасары Владимир ЖАВОРОНКОВ сөйләде.

Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять ни хәлдә?

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 97 яңа очрагы расланды. 20 кеше тәүлек эчендә савыккан. Соңгы тәүлектә коронавируска 8695 тест үткәрелгән.

Балаларга лагерьларда ял итү өчен коронавируска тест тапшырырга кирәкме?

Татарстанның шәһәр яны лагерьларында ял итү өчен балада коронавирус булмауны раслаган белешмә кирәк булачак. Мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләргә бу таләп ителми. Кышкы каникул чорында 280 мәктәп яны лагере һәм 30га якын шәһәр яны лагере ачылачак. Без аларның эшен контрольдә тотачакбыз. Лагерьларда көзге каникул вакытында гамәлдә булган шул ук профилактик чаралар күреләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Яңа ел бәй­рәмнәре вакытында коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә акчаларын арттырырга кушкан иде. Республикада күпме кеше моңа өмет итә ала?

Ялгышмасак, сүз «кызыл зона»да эшләүче барлык хезмәткәрләрнең акчаларын арттыру турында бара. Хәзер мондый хезмәткәрләрнең саны ачыклана.

Ничә кеше коронавирустан вакцина ясаткан?

Татарстанда 700 кеше коронавирустан вакцина ясатты. Вакциналаштыру актив рәвештә бара. Медицина вәкилләре генә түгел, башка һөнәр ияләре дә прививка ясатты. Хәзер алдыбызда һәрбер районны вакцина белән тәэмин итәргә дигән бурыч тора.

Татарстанда авыручыларның түбән һәм шул ук вакытта коллектив иммунитетының югары дәрәҗәдә булуын ничек аңлатып була?

Коллектив иммунитетка тикшеренүдә катнашкан Татарстан халкының 90 проценты авыруны симптомнарсыз кичергән. G классы иммуноглобулины антитәнчекләре булу әле кешенең авыру булуын дәлилләми. Коллектив иммунитетка тикшерүнең өченче этабы нәтиҗәләре гыйнвар азагында билгеле.


Фикер өстәү