Риман Гыйлемханов: Авылга казнадан өлеш тарала башлаганда гына килеп җитә кебек

Машинада барганда гел татарча концерт тыңлап йөрим. Җырлар, нигездә, мәхәббәт һәм авыл турында. Җырчылар үзләре дә – авылныкылар. Башымда «әгәр авыллар бетсә нишләрбез?» дигән сорау туды. Шәһәргә әллә ни ышаныч юк, калаларда татар мохите тәки тудыра алмыйбыз. Бүген шәһәрдә яшәп килүче татар рухы да – авыллардан күчеп килгән рух. Әгәр авыллар бетсә… Мәсәлән, Казанда урам себерүчеләр дә, нигездә, авылдан килгән егетләр-кызлар.

Ә завод-фабрикаларда кемнәр эшли? Шул ук авыл кешеләре. Казан халкы нишләп кенә ята соң ул? Язучылар арасында шәһәр кешесе бар микән? Хет берсен искә төшерә алмадым. Татар журналистлары да – авылныкылар. Газета-журналлар урыс телендә генә чыга, теле-радиотапшырулар «өлкән туган» телендә генә бара башласа, нишләрбез? Аның бит әле укучысы да, тыңлаучысы да калмаячак. Тамашачы җыя алмый башласа, татар театрлары да ябылырга мөмкин.

Болар турында уйламаска тырышам үзе, әмма татар авылларында халыкның кими баруын күрү, мәктәпләр, клублар ябылу турында сүзләр ишәю барыбер кәефне төшерә. Күп нәрсәне белмим, аңламыйм мин. Дәүсовет утырышларында «экотуризм», «сельский туризм» дигән сүзләр еш ишетелә. Туристларга авыл җирендә нәрсә күрсәтә алабыз икән соң без, дип уйлап куям. Ярый әле Биектау районының Ямаширмә авылы, шул авылда тәвә кошлары фермасы бар. Җаваплы иптәшләр әйтүенчә, туристлар арасында авыл тормышында яшәп карарга теләүчеләр күп, имеш. Аларның атта йөрисе, сыер савып карыйсы килә, имеш. Имеш-мимешләргә бик ышанасы килми. Әлбәттә, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр күптер. Андыйларга уңайлыклар бар, әмма бу авыл туризмы түгел бит инде.

Шәхсән үзем авылларның бөтенләй юкка чыгып бетәсенә ышанмыйм. Шәһәр җирләрендә икмәк үстереп, терлек асрап булмый бит дип күңелне тынычландырган булам, башкаларга да шулай сөйләп йөрим, әмма күңелдә барыбер тынгы юк.

Авыл бетсә – татар бетә, дибез. Милли сәнгать, мәгариф бетсә, завод-фабрикалар туктап калса, урам себерүчесез калган шәһәр урамнарын чүп басса, нишләрбез, дим.

Шушы тиле уйларны дус-ишләргә сөйләгәч: «Юк-бар белән баш катырма әле, башка кайгың юк мәллә?» – диләр. Кайгы-борчусыз яшәгән юк инде анысы. Тик авыл язмышы иң зур борчуларның берсе бит.

Җитәкчеләр «өстенлекле юнәлеш» дигән сүзләрне еш куллана. Өстенлекле юнәлешләрне үстерү-ныгыту өчен казнадан зур акча бирелә. Авылга өлеш чыкмый дип әйтә алмыйм, әмма бу ярдәм соңгы чиктә, авыллар тарала башлаганда гына килеп җитә кебек. Бу ярдәм үлем түшәгендә яткан кешенең авызына бер кашык су салу кебек түгел микән дип тә уйлыйм. Ялгышсам гына ярар иде, дим дә авыл проблемаларын хәл итүнең, гадәттә, арткы планга күчерелә килүе күңелгә барыбер шик сала. Хәтта кешене мыскыл итәсе килгәндә дә без «деревня», «деревенщина» дигән сүзләр кулланабыз бит. Мәктәптә дә безне: «Начар укысаң, авылда каласың», – дип тәрбияләделәр. Нинди бетмәс чир булды бу!

Язганнарымны укып чыктым да, үз-үземә: «Болай ук өметсез сүзләр әйтмәскә иде», – дидем. Әмма язмада берни дә үзгәртмәдем. Күңелдән «мыр-мыр» чыккач, ни әйтим инде?

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү