Татарстан Чемпионатында җиңгән көрәшчеләр 2 миллион сумнан артык акча алачак

Казанда көрәш буенча Татарстан Чемпионаты башланды. “Ак барс” көрәш сараенда узучы турнирда 41 районнан 344 егет чыгыш ясый. Җиңүчеләр шимбә көнне ачыкланачак. Батырлар Россия Чемпионатында республика данын яклаячак.

Быел оештыручылар җиңүчеләргә яхшы бүләкләр әзерләгән. Үз авырлык категорияләрендә батыр калган егетләр 50шәр мең сум күләмендә акча алачак. Икенче урындагылар – 40ар, өченче булганнар исә 30ар мең сум акчага ия булачак.

Моннан тыш, командаларга да бүләкләр каралган. Беренче урынга – 200, икенчегә – 150, өченчегә 100 мең сум премия вәгъдә итәләр. Ул гына да түгел, тагын өч командага 100әр мең сум акча түләргә җыеналар. Аларын бер ел эчендә төп ярышларда күрсәткечләрен иң нык яхшырткан командалар арасыннан сайлап алачаклар. Еллык рейтингта кемнәрнең өскә таба иң күп күтәрелгәне якынча билгеле, төгәл исемлек иртәгә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

Узган елгы ярышта Чаллы командасы – беренче, Лаеш – икенче, Әлмәт өченче булган иде.


Фикер өстәү