Татарстанда инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга машина куйган өчен 2730 тапкыр штраф түләтелгән

Быел Татарстанда инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга машина куйган өчен 2730 тапкыр штраф түләтелгән. Республика автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, 1602 автомобиль штрафстоянкага озатылган.

Инвалидларның машина урыннары, уңайлырак булсын өчен, бина ишегенә якынрак урнаштырыла. Дәүләт автомобиль инспекторлары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең урыннарын сау-сәламәт йөртүчеләр алу-алмавын тикшерү максатында даими рейдлар үткәреп тора. Анда еш кына тиешсез машиналарны куеп китүләре ачыклана. Исегезгә төшерәбез: инвалидлар урыннарына машина куйган өчен штраф күләме 5 мең сум тәшкил итә.


Фикер өстәү