Казанда ат спорты буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен ярышлар узды

12 июнь көнне Казанда ат спорты буенча республика спорт мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен ат спорты ярышлары буенча “Чикләрсез спорт” дигән ярышлар булды. Чара Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңүче – “Детям” “Спорт без границ” хәйрия иҗтимагый оешмасы проекты кысаларында узды.

Проект узган елның июлендә гамәлгә ашырыла башлаган. Сау-сәламәт балалар белән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның бергә шөгыльләнүен күздә тоткан киң колачлы тәүге проект бу. “Спорт без границ” проектында 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 80 бала (терәк-хәрәкәт системасында кимчелекләре булган, начар күрүче, начар ишетүче) катнаша. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да, сәламәтләре дә атта йөрергә, аны карарга, чистартырга, ашатырга өйрәнгән. Ә иң мөһиме – сәламәтлекләре төрлечә булган балалар үзара аралашырга, уртак тел табарга өйрәнгән.

12 июньдә узган фестиваль проектта катнашучыларга үзләренең көчен күрсәтү, теорияне практика белән бәйләп, алган белемнәрен тормышта сынап кару мөмкинлеге бирде. Инклюзив фестивальдә Россиянең 7 шәһәреннән 48 кеше көч сынашты. Ярышларга шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән 31 спортчы, сәламәт 16 спортчы җәлеп ителде.

Ярышлар, халыкара Махсус Олимпия кагыйдәләренә якынайтылып, “Атта фигуралы йөрү” һәм “Эш сукмагы” программалары буенча узды. “Атта фигуралы йөрү”дә 7 команда катнашты. Казан шәһәренең “Әйдә” Иннотерапия һәм адаптив ат спорты үзәге” командасы беренче урынны алды.
Ә инде “Эш сукмагы” төрле яшь төркемнәре арасында киртәләрне узудан гыйбарәт булды. Спортчылар атны идарә итү, үзләренә буйсындыру буенча осталыкларын күрсәтте.


Фикер өстәү