Татарстан Дәүләт Советында. Акча, алимент, бакча һәм башкалар

Парламентның 37 нче утырышы көн тәртибе беренче карашка бераз «сыеграк» тоелды. Чөнки һәр утырыштагы кебек, депутатлар, нигездә, федераль законнар тирәсендә әйләнделәр. Әмма туктап-туктап сөйләрлек мәсьәләләр дә бар иде. Сүзне «тормышыбыз тоткасы» – бюджеттан башлыйк әле.

2023 елга һәм 2024–2025 еллар план чорына Республика бюджеты закон проекты ике утырыш арасында озаклап, тәфсилләп тикшерелде. Шушы вакыт эчендә аңа 701 төзәтмә тәкъдим ителгән иде. Шуның 660ы – Министрлар Кабинетыннан, 24е – депутатлардан, 17се – Бюджет, салым һәм финанслар комитетыннан. Парламент «иләге» аша үткәрә торгач, төзәтмәләр саны 677гә калды. Әлеге санның шактый зур булуына шаккатасы юк, чөнки төзәтмәләрнең күбесе федераль казнадан килгән акча хисабына үз казнабызны тәгаенләүгә кагыла иде.

Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, 2023 елда федераль акча күләме 9,9 миллиард сумга артачак һәм 61,8 млрд сумга җитәчәк. Акча булгач, керер урыны табыла инде ул. Бу хакта соңрак берничә сүз әйтербез. Ә акча санарга яратучыларга берничә сан китерә торыйк. Закон проектына төзәтмәләрне исәпкә алып, 2023 елга бюджет кереме – 343 млрд 933 млн 710 мең, ә чыгым өлеше 371 млрд 0,81   млн 210 мең сум булыр, диделәр. Ә кытлык 27 млрд 147 млн сум тәшкил итәчәк икән. Алга таба керемнәр ел саен ике миллиард сум тирәсенә артып барачак үзе, ә кытлык кимемәячәк.

Кайсы өлкәгә күпме акча китәсен әйтеп тормыйбыз инде. Ә менә көтелмәгән чыгымнар булырга мөмкин, чөнки дөньясы тотрыксыз. Һәрхәлдә, ачка үлмәбез, картлар әйтмешли, «дөньялар гына тыныч булсын». Бу уңайдан, Дәүсоветның Россия Думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгате уйландырды. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, безнең депутатларга мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган ирләрнең хатыннары мөрәҗәгать итә башлаган. Сүз балигъ яшькә җитмәгән балалары булган аналар, мохтаҗ гаиләләр турында бара. Мәгълүм булганча, федераль закон гадәттән тыш хәлләр аркасында хәрби хезмәткә алынган ирләрне алимент түләүдән вакытлыча азат итә. Ә матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр нишләргә тиеш? Светлана Захарова әйтүенчә, алиментлар хисабына яшәүче гаиләләр аз түгел икән. Инде нишләргә? Комитет рәисе, мәсьәләне хәл итүнең юлы бар, ди. Россия Президенты Владимир Путин имзасы белән быел сентябрьдә чыккан Указ өлешчә мобилизациягә эләккәннәргә хәрби хезмәт башкаручы статусы бирә, ә аларга дәүләт шактый гына акча түли. Безнекеләр шул акчадан алимент тотып калуны күздә тота да инде. Россия Думасы Дәүсовет мөрәҗәгатенә күз йоммас дип уйлыйк та, «алиментщик»ларга кая барса да котылу юк инде дип, моңсу гына елмаеп куйыйк. Шул ук вакытта мохтаҗ гаиләләр дә, балалар да кызганыч бит.

Хәрби операцияләр, ничек кенә борсаң да, акча сорый инде ул. Медицина иминиятләштерүе фондына бирелергә тиешле субвенцияләрнең алдагы елларга арта торуы да шуңа бәйледер, дип уйлыйбыз. Фонд бюджеты турындагы закон проекты белән депутат Камил Нугаев таныштырган иде. Аның әйтүенчә, фондка керергә тиешле акчалар киләсе елга – 3,3 млрд сумга, 2024 елга – 4,3, 2025 елга 7,8 млрд сумга артачак. Тулаем алганда, фонд бюджеты кереме һәм чыгымы 2024 елга – 75,1 млрд, ә 2025 елга 78,8 млрд сум булачак. Бюджет кытлыгы юк. Камил Нугаев әйтмешли, күпме керә, шул хәтле чыга инде.

Ярый, болар турында бик эчкә кермик, керсәң чыгасы була. Бакчачылык ширкәтләренә кагылышлы закон проекты күпләрнең күңеленә якын, дип уйлыйбыз. Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, бүген Татарстанның 23 районында 1883 ширкәт бар икән. Әмма аларның эшчәнлеген җайга салу өчен, шактый мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Депутатлар хөкеменә тәкъдим ителгән закон проекты кайбер ширкәтләрнең яки торак пунктлар составына керүе, яки мөстәкыйль торак пунктка әйләнүе өчен аерым шартлар тудыруга, критерийлар билгеләүгә кагыла. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, бу мәсьәлә инде күптән өлгерде, дип саный. Закон проекты бердәм хупланды.

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү