Чүпкә дә тәртип кирәк! Сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый яктан көйләү турында мөрәҗәгать әзерләнгән

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый яктан көйләү турында мөрәҗәгать әзерләгән. Аны Татарстан Дәүләт Советының 37 нче утырышында депутатлар хуплады.

Утырыштан соң, Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Марат Нуриев журналистларның кайбер сорауларына җавап бирделәр.

Александр Тыгин үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырылмаган йортларда сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү тәртибе закон нигезендә регламентланмаган дип саный.

– Азкатлы йорт янәшәсеннән сыек калдыклар махсус транспорт белән җыеп алына һәм чыгарыла. Андый коммуналь хезмәтләргә тарифлар да җайга салынмаган, – ди Александр Тыгин. – Сыек көнкүреш калдыклары белән эш тәртибенең тулы циклын булдыру кирәк. Бу – аларны тарифлаштыру, транспорт белән алып китү, чистарту, утильләштерү. Шулай ук, су агызуның үзәкләштерелмәгән системасы хезмәтләренә дәүләт тарифларын кертү кирәк. Без бу юнәлештә эшләргә риза. Моның өчен Россия Хөкүмәтеннән җавап кирәк.

Элек сыек калдыкларны чыгару Россия Хөкүмәте Карары белән расланган кагыйдәләр нигезендә эшләнгән, ә 2021 елның 1 гыйнварыннан алар үз көчен югалткан. Мондый хезмәтләрнең бәясе ике яклы килешүдә катнашкан яклар тарафыннан билгеләнә. Сыек көнкүреш калдыклары белән эш тиешенчә җайга салынмау әйләнә-тирә мохитнең торышына тискәре йогынты ясый һәм кешеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Сер түгел, калдыклар еш кына елга-күлләргә түгелә. Шуңа күрә дә Александр Тыгин, сыек калдыкларны түгүче машиналарга ГЛОНАСС системасы куйдырту кирәк, ди. Шулай ук аларның халыкка хезмәт күрсәткән өчен бәяләрне үзләре куюы да депутатларга ошап бетми. Озын сүзнең кыскасы, тәртип кирәк!

–  Бездә чүп реформасы 2019 елда башланса да, әлегә кадәр көтелгән нәтиҗәләр күренми. Тарифлар артты, халыкта сораулар күбәйде, әмма аңа карап чүплекләр саны кимемәде. Бу өлкәдәге хаталар буенча эшләргә кирәк, – ди Айрат Фәррахов. – Татарстандагы тәкъдимнәр Михаил Мишустинга җибәрелү белән бергә, төрле министрлык һәм ведомостволарда да каралачак.  Без экспертларның соңгы сүзен 1–1,5 ай эчендә ишетергә тиеш. Бу закон проектын эшләп бетереп, аны Дәүләт Думасында күтәрәчәкбез.

Марат Нуриев исә, Дәүләт Советында күтәрелгән калдыклар проблемасы Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә әһәмиятле, дип белдерде.

– Моның өчен безгә халыкның ярдәме кирәк. Калдыкларга карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларны аеру һәм эшкәртү, чүпкә хуҗалар табу һәм аларга җаваплылык билгеләү кирәк, – ди Марат Нуриев.

Яңалыклар кертелгәч, калдыклар чыгаручы өчен бәяләр артып китмәсме? Александр Тыгин, бу хакта сүз дә була алмый, ди. Аның фикеренчә калдыклар өчен түләү йортта ничә кеше яшәүгә һәм чүп җыючы төбәк операторы белән төзелгән килешү саныннан тора. Мисалга ул Яшел Үзән районының бер авылын китерде. Анда элек чүпне яр буйларына, чокырларга гына ташлап барганнар. Төбәк операторы килгәч, алар Казанда яшәүчеләр белән бер төрле бәя түләп чүп чыгара башлыйлар.

– Бар да килешүдән тора. Кешеләр күп мәгълүматны белми, – ди Александр Тыгин. – Чүп реформасы турында күбрәк сөйләргә, күбрәк язарга кирәк. Бу эштә безгә халык белән беррәттән журналистлар да ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү