«Илдә әлегә кадәр каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм юк итү буенча системалы эш җайга салынмаган»

Чүп өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә, контейнерлар мәйданын карап-чистартып тотарга, сыек калдыклар белән эшләү тәртибен җайга салырга – әнә шушы һәм башка мәсьәләләр үз чиратын көтә. Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы Федераль Законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты кертергә әзерләнә. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте белән Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетлары утырышында әлеге тема буенча фикер алыштылар.  

Сөйләшүдә Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

– Илдә әлегә кадәр каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм юк итү буенча системалы эш җайга салынмаган, – диде ул. – Шулай ук сыек калдыклар, казылган чокырларны чистарту буенча да сораулар күп керә. Халыкны елгаларга төрле калдыклар агызу, Иделнең яшелләнүе дә борчый. Бу Татарстанга гына кагылмый, башка төбәкләрдә дә шул хәл. Шуңа күрә моны федераль дәрәҗәдә хәл итү кирәк.

Парламент башлыгы билгеләп узганча, федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр халыкның чыгымнары һәм тарифлар артуны күз алдында тотмый.

– Төп максат – бердәм механизмны җайга салу, аны эшләтү, аңлаешлы һәм ачык итү. Әлеге закон проектын төбәк операторлары да, бизнес вәкилләре дә, башка төбәкләрдәге коллегалар да көтә. Халыкка да, бизнеска да авырлык килмәячәк, киресенчә, эш тәртибе җайга салынгач, эшләү җиңел һәм аңлаешлырак булачак, – дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев фикеренчә, дүрт ел эчендә эшләп килүче яңа система яхшы нәтиҗәләргә иреште. Шул ук вакытта ул яңалык таләп итә, шул исәптән закон ягыннан да.

Билгеле булганча, ике ел элек бу мәсьәләдәге нечкәлекләрне өйрәнү өчен, Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән ведомствоара эшче төркем төзелгән иде. Шул вакыт эчендә фикер алышулар, башка төбәкләргә чыгып, аларның тәҗрибәсен, килеп туган мәсьәләләрне өйрәнүләр шактый булды. Аларның барысы да шушы закон проектында исәпкә алынган.

Закон проекты буенча төп доклад белән чыгыш ясаган Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин фикеренчә, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – калдыкларның хуҗасын билгеләү.

– Каты көнкүреш калдыкларының хуҗасы итеп төбәк операторын билгеләргә кирәк. Алар контейнерлар тора торган мәйданны да карап торырлар иде. Хуҗасы билгеле булса, кемнең милкен эшкәртүебезне, икенче чимал буларак нәрсә алып булуын, аның өчен кем акча чыгарырга, ә кем керем алырга тиеш булуын да аңлар идек. Барысы да үз урынына утырыр иде, – диде комитет рәисе.

Закон проекты төзелеш калдыклары, контейнерлар тора торган мәйданнарны карап тоту, тарифларны җайлау һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы федераль закон статьяларына да үзгәреш кертүне күздә тота. Александр Тыгин әйтүенчә, тиешле булмаган урыннарда барлыкка килгән чүплекләрнең 80 проценты төзелеш һәм ремонттан соң калган чүп-чардан тора. Ә әлеге вакытта законда мондый калдыклар белән эш итү тәртибе билгеләнмәгән. Шул уңайдан депутатлар, «төзелеш һәм ремонт калдыклары» дигән терминны кертеп, алар белән эшләү тәртибен төбәкләргә хәл итәргә тәкъдим итә.

Ике комитет утырышында тарифлар темасы да әледән-әле калкып чыкты. Депутатлар фикеренчә, ул ачык һәм халык өчен аңлаешлы булырга тиеш. Мәсәлән, «Гринта» җәмгыяте директоры Светлана Ярлыченко әйтүенчә, чүп өчен контейнерлар мәйданына бер җаваплы кешене билгеләргә һәм моны тарифта исәпкә алырга кирәк.

– Без авыллардан чүпне атнага ике тапкыр капчык белән дә җыябыз. Ә СанПиН кагыйдәләре буенча алар көн саен җыелырга тиеш. Бу нормалар шулай ук тарифта исәпкә алынсын иде, – диде ул.

Шулай ук депутатлар Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салу тәкъдиме белән чыкмакчы була.  Россиядә торак фондының нибары 65 проценты гына үзәкләштерелгән канализация белән җиһазландырылган. Авылларда әлеге күрсәткеч гомумән 18 процент кына. Татарстанда исә  Россиядәге уртача күрсәткечләрдән бераз гына зуррак.  «Әлеге вакытта үзәкләштерелгән су чыгу системасы булмаган йортларда, шул исәптән күпкатлы фатирларда сыек көнкүреш калдыклары белән эшләү тәртибе законда күрсәтелмәгән: «сыек көнкүреш (коммуналь) калдыклар» турында аңлатма, мондый калдыклар туплану буенча эшләнгән һәм расланган методикалар юк», – диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү