13 ноябрьдә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы коворкингында шикәр авыруын профилактикалау буенча бушлай акция узачак. ТР башкаласында яшәүчеләр кандагы шикәр күләмен тикшереп, табиб-эндокринолог белән киңәшләшә алачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.
11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр шикәр авыруын ачыклау өчен тестлар ясалачак.
13:00 дән 14:00 гә кадәр казанлылар табиб-эндокринолог лекциясен тыңлый алачак, ул авыруның сәбәпләре һәм өзлегүләрне профилактикалау турында сөйләячәк.
14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр психолог лекциясе узачак.
Шәһәрлеләр өчен кофе-брейк һәм зур булмаган бүләкләр дә әзерләнгән, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте.
Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә багышланган акция Сеченов ур., 5 адресы буенча узачак. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.