Этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруыннан бушлай прививка ясаячаклар

Казанның Совет һәм Идел буе районнарында котыру авыруына каршы бушлай вакцинация үткәрәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә. 

22 нче апрельдә Дәрвишләр бистәсе халкы йорт хайваннарына прививка ясата алачак. Белгечләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Совет урамы, 18 адресы буенча (Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты парковкасында) кабул итәчәк.

23 нче апрельдә Киндери торак массивында мобиль ветеринария пункты ачылачак. Вакцинация 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 101 нче мәктәпкә керү янындагы мәйданчыкта үткәреләчәк. Шулай ук ветеринария табиблары Абу-Даби поселогында 12:30 дан 14:30 га кадәр, Волшебная урамы, 20 адресы буенча кибет янындагы мәйданчыкта эшләячәк.

Шул ук көнне 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр бушлай вакцинацияне Петровскийда Свобода урамы, 1 адресы буенча оештыралар. Кояшлы торак массивында яшәүчеләр дә этләрен һәм мәчеләрен вакцинацияли алачак. Мобиль пункт Чернопрудная урамы, 12а адресы буенча 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе.

Тулырак +7(843)234-75-61, +7(843)298-53-02 телефоннары яки Берьяклы Нокса урамы, 2а (корп.2), Даурия урамы, 32а адреслары буенча белеп була.

Исегезгә төшерәбез, 22 нче апрель – Авиатөзелеш районында хайваннарны вакцинацияләү өчен резерв көн. Мобиль пункт Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе филиалында Побежимов урамы, 2 адресы буенча эшләячәк. Йорт хайваннары булган шәһәрлеләрне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр.


Фикер өстәү