Этләр көтүе ана белән балага һөҗүм иткән

Этләр һөҗүм иткән урынга «Зооүзәк» белгечләре килгән, ләкин алар хайваннарны таба алмаганнар.

Казан үзәгендә йортсыз этләр көтүе ана белән балага һөҗүм иткән. Хатын аларны петарда ярдәмендә генә куркыта алган. Аңа баласын үз гәүдәсе белән капларга туры килгән. Күңелсез хәл мәктәп янында була, анда яшәүчеләр йортсыз хайваннарның күпләп йөрүеннән моңа кадәр дә зарланган булганнар.

Әлеге хәл урынына «Зооүзәк» белгечләре килә, ләкин алар хайваннарны таба алмыйлар. Ләкин җирле халык әйтүенчә, аларның тирәсендә этләр күп һәм алар еш кына кичке якта йөриләр.

Казанның Вахитов районында булган һөҗүмнән соң этләрне контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр.


Фикер өстәү