Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә узган гает бәйрәмендә аның телеграммасын укыды.

Владимир Путин сүзләренчә, Рамазан ае югары рухи мәгънәгә ия, кешеләрнең әхлакый яктан камиллеккә, шәфкатьлелеккә омтылуына китерә.

«Илебездә ислам динен тотучыларның күп гасырлык тарихи, дини, мәдәни традицияләргә олы хөрмәт белән каравын, аларны яшьләр арасында да җәелдерүен зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәсем килә, — диелгән илбашы котлавында. – Мөселман өммәтенең тормышы игелекле эшләр һәм башлангычлар белән тулы».

Путин махсус хәрби операция зонасындагы мөселман хәрбиләренең бердәмлеген һәм рухи көчетурында ла әйтеп үткән.


Фикер өстәү