Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә технопарк ачылышында катнашты

Биредә 36 резидент оешма урнашыр дип көтелә.

Билгеле булганча, узган елның октябрендә Үзбәкстанга сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов белән Үзбәкстан Президенты икенче уртак технопарк төзү турында килешкән иде. Яңа технопаркта 36 резидент оешма урнашыр дип көтелә. Ул 1100 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк.

– Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәялибез. Монда ике илнең дә Президентлары Владимир Путин белән Шәүкәт Мирзиеевның да өлеше зур, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Резидентлар технопаркка март аенда ук урнаша башлаган. Биредә аларга эшләр өчен җир участоклары, арендалау яки сатып алу мөмкинлеге белән мәйданчыклар бирелә.


Фикер өстәү