Тelegram-каналларда Түбән Камада югары сыйныф укучысы сыйныфташының бармагын кисүе турында мәгълүмат тарала башлады.
Социаль челтәрләрдә укучының ярасы тирән, ә канны бары тик медпунктта гына туктата алганнар, дип язалар. Яралаган кеше бу хәл очраклы рәвештә килеп чыккан дип белдерә, янәсе, пычак та аныкы түгел.
Яшүсмернең әти-әниләрен ашыгыч рәвештә мәгариф оешмасына чакырганнар. Барлык детальләр дә ачыклана.