15 яшьлек яшүсмер мәктәптә сыйныфташын үтергән

Дагыстан башкаласының 51нче лицеенда бер укучы үзенең сыйныфташын үтергән.

9 сыйныфта укучы 15 яшьлек малай сыйныфташының йөрәгенә пычак кадаган, 14 яшьлек яшүсмер хастаханәдә җан биргән. Мәрхүмнең әнисе реанимациядә авыр хәлдә, ә мәктәп укучылары «сорашып» аптыратучыларны кыйный, дип хәбәр итә mk.ru.

Тугызынчы сыйныф кызлары әйтүенчә, үтерүче күптән мәктәпкә пычак алып килеп йөргән. Шунлыктан кызлар бу хакта хәтта директорга да зарланган булганнар. Шикаятьтән соң егет күпмедер вакыт уку йортында күренмәгән, ә соңрак килеп, сыйныфташын үтергән. Күпләр аннан куркуларын әйткән. Егет үзенең корбаны шактыйдан өнәми йөргән булган.

14 яшьлек малайны хастаханәгә илткәннәр, тик коткарып кала алмаганнар. Коточкыч хәбәрдән соң аның әнисенеңэ йөрәк өянәге кузгалган. Үтерүче малайга карата «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү