Путин быел Россиядә яхшы уңыш җыеп алынуын әйткән

Шул ук вакытта әүләт башлыгы ун ел эчендә авыл хезмәтчәннәрен 75 процентка илебез селекциясе орлыклары белән тәэмин итү бурычын куйган.

2021 елда Россиядә әйбәт уңыш җыеп уңыш алуга ирешелде. Бу төп азык-төлек белән илнең ихтыяҗын асылда тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Президент Владимир Путин агросәнәгать комплексын үстерүне фәнни-техник яктан тәэмин итүгә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, югары күрсәткечләр – агросәнәгать комплексындагы системалы үзгәрешләр нәтиҗәсе. Авыл хуҗалыгы хәзер чын мәгънәсендә заманча, алдынгы технологияләр белән тәэмин ителгән өлкәгә әйләнгән.

Моннан тыш Президент утырышта ун ел эчендә авыл хезмәтчәннәрен 75 процентка илебез селекциясе орлыклары белән тә\мин итү бурычы куйган. Ул шулай ук Россиянең аграр технологияләрен дөньякүләм базарда ныграк танытырга чакырган.


Фикер өстәү