Волонтерлар җанисәп алуда катнаша

Казанда җанисәп алуга 2,7 меңнән артыграк кеше җәлеп ителәчәк. Болар – җанисәп алучылар үзләре, күп функцияле үзәк хезмәткәрләре һәм контролерлар. Бу хакта Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров белдерде.

Аның әйтүенчә, халык санын алу беренче тапкыр волонтерлар ярдәмендә үткәреләчәк. Алар халыкка җанисәп алу турында сөйләячәк, киңәш-табышлар бирәчәк. Бүгенгә инде Казанда 116 кеше волонтер сыйфатында җанисәп алуда катнашуга гариза тапшырган.

Илдар Шакиров сүзләренә караганда, җанисәп алганда мәгълүматлар сер булып калачак. Аларда кешеләрнең адреслары, исем-фамилияләре һ.б. күрсәтелмәячәк. Башлангыч нәтиҗәләрне 2022 елның IV кварталында бастырып чыгару күздә тотыла. “Ил күләмендәге төп чара бу. Нинди социаль төркемгә керүебезгә карамастан, барыбызның да җаваплары зур әһәмияткә ия булачак”, – ди Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

 


Фикер өстәү