Пенсионерларга озаграк яшәү мөмкинлеге бирүче спорт төрен атаганнар

Яңа тикшеренү йомгакларыннан күренгәнчә, 59 яшьтән 82 яшькә кадәрге кешеләргә даими рәвештә атнасына 2,5 сәгать һәм аннан озаграк вакыт дәвамында теннис уйнау теге яки бу сәбәп аркасында үлем куркынычын 16 процентка киметә. Шул ук вакытта йөгерү бу куркынычны 15 процентка гына азайта, дип яза Медикфорум.

Шулай ук бадминтон уйнау да гомерне озайту өчен нәтиҗәле спорт төре булып тора.

Әлбәттә, велосипедта йөрү, йөзү, аэробика һәм хәтта җәяү йөрү дә ниндидер бер дәрәҗәдә вакытсыз үлү куркынычын киметә. Әмма күпкә кимрәк процентта. Мәсәлән, велосипедта йөрү – нибары 3 процентка.
Галимнәр шулай ук өлкән яшьтә физик активлыкның яман шеш, Альцгеймер авыруы кебек хәтәр чирләр янавыннан ниндидер бер дәрәҗәдә коткару, физик һәм психик сәламәтлекне саклау мөмкинлеге бирүен искә төшергән.


Фикер өстәү